Баулы ветераннар (пенсионерлар) советы оешуга 35 ел тулды

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

25 апрель көнне Баулы ветераннар советына нигез салуга 35 ел тулды.

Мәдәният йортында узган юбилей чарасында район оешмасы активистларын район башлыгы Ильяс Гозәеров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин, җиде районнан ветераннар (пенсионерлар) советы рәисләре, Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларының) региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштиряков котлады.

Баулы кунаклары өчен шәһәр буенча экскурсия үткәрелде, алар шулай ук шагыйрь Фәнис Яруллин музеенда булдылар һәм “Сәламәтлек”  спорт клубы эше белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International