“ Без наркоманиягә каршы” дигән исем астында кичә уздырылды. Кичәдә фельдшер Тахавиева Г.Ш ның чыгышы тыңланды.
20 март көнне Шалты авылы Мәдәният йортында башлангыч сыйныф укучылары өчен “ НӘҮРҮЗ” бәйрәме уздырылды.
Кичә шагыйрәнең атаклы “Шушы яктан, шушы туфрактан без” шигыре белән башланып китте.
Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Нәгыймовлар гаиләсе 50 ел бергә тигез гомер итүләрен, алтын туйларын билгеләп үттеләр.
Баулы ГХАТ бүлегендә февраль аенда туу турыдагы актлар үлү турындагы актларга караганда күбрәк төзелде.
29 февраль - кәбисә елының 60 нчы көне. Һәр дүрт елга бер генә була торган көнне Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә районыбызның 20 мәктәп укучысына тантаналы шартларда Россия Федерация гражданы паспорты тапшырылды.
Баулының үзәк китапханәсендә Баулы “Таттелеком” районара электр элемтә челтәрләре оешмасы хезмәткәрләре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә оештырды.
Баулы районында тормыш итүчеләр унҗиде телдә сөйләшә. Һәркайсы өчен ана телендә яңгыраган сүзләр бик кадерле булып тора. Бүген Халыкара туган тел көненә багышлап шәһәребезнең мәдәният йортында чара уздырылды. Район мәктәпләрендә укучылар концерт әзерләгән иде.
25 февраль көнне шәһәребезнең беренче санлы китапханәсендә якташ язучы,13 китап авторы Гали Гыйззәт белән очрашу кичәсе үткәрелде.