Баулы муниципаль районында “алтын” туй

2016 елның 4 марты, җомга

Баулы муниципаль  районы  ГХАТ бүлегендә Нәгыймовлар гаиләсе  50 ел бергә тигез гомер итүләрен, алтын туйларын билгеләп үттеләр. Мәгрүф абый белән Кәтифә апа бер-берсен яратып, хөрмәт итеп ярты гасыр тормыш юлыннан бергә атлыйлар. 2 кызларына дөрес тәрбия биреп,башкаларга үрнәк булырлык итеп үстергәннәр.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мурсалимова    юбилярларга сәламәтлек, тынычлык, тигез озын гомер теләп “Районның мактаулы юбилярлары” китабына  кул куерга чакырды.  Баулы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Равил Шарипов, инвалидлар оешмасы җитәкчесе Хаҗария Мортазина,  балалары, оныклары, якыннары юбилярларны җылы котладылар, бүләкләр тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International