Баулы элемтәчеләре Габдулла Тукайга багышланган кичә уздырдылар

2016 елның 26 феврале, җомга

Чарага китапханәчеләр, даими укучылар килгән иде.

- Әлеге чараны оештыруыбызның төп максаты - Тукайның бөеклегенә дан җырлау. Безнең инженерларыбыз, специалистларыбыз (белгечләребез) үз эшләрен яхшы башкару өстенә, оста артистлар да. Бу кичәгә эштән соң калып, бик теләп  әзерләнделәр, - диде  Баулы “Таттелеком” начальнигы Илгиз Саитов.

Әдәби кичәдә Тукайның  шигырьләре, җырлары яңгырады,  “Шүрәле” әкияте сәхнәләштерелде.

Әниле - кызлы  Альбина һәм Зөлфия Фәрхетдиновалар башкарган “Күбәләк” җыры һәркем күңеленә хуш килде. Лилия Мәҗитова  “Туган тел” җырын башкарды. Татар халкының гимнына әверелгән җыр яңгыраганда зал басып, бергә кушылып җырлады.

 

"Хезмәткә дан"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International