Баулыда Халыкара туган тел көнен бәйрәм иттеләр

2016 елның 26 феврале, җомга

Балалар милли биюләр башкардылар, җырлар яңгыраттылар. Спектакльләрдән өзекләр дә күрсәтелде.Мәсәлән, өченче мәктәп укучылары Фәнис Яруллинның “Әнә килә автомобиль” әсәренең бер өлешен, беренче мәктәп укучылары “Зәңгәр күлдә ай коена” әкиятеннән өзек күрсәттеләрТамашачыларны удмурт милли мәдәнияте белән Покров Урыстамак укучылары, чуваш милли мәдәнияте белән Алексеевка укучылары таныштырды.Чарада татар, рус, чуваш, удмурт теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларның муниципаль этабында җиңүче укучыларны да котладылар.Районда уздырылган Бөтенроссия туган тел һәм әдәбият укытучыларының “Туган тел” мастер-класс бәйгесендә  җиңүчеләрне  мәгариф бүлеге җитәкчесе Регина Зверева тәбрикләде. 

 

"Хезмәткә дан"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International