29 февраль - кәбисә елының 60 нчы көне. Һәр дүрт елга бер генә була торган көнне Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә районыбызның 20 мәктәп укучысына тантаналы шартларда Россия Федерация гражданы паспорты тапшырылды.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова 20 яшьүсмерләрне җылы котлады һәм миграция бүлеге специалисты Илүсә Исмагилова белән паспортлар тапшырды.