Баулы ГХАТ бүлегендә февраль аенда туу турыдагы актлар үлү турындагы актларга караганда күбрәк төзелде. Барысы 44 бала туу турындагы акт теркәлде. Шулар арасында 24 малай һәм 20 кыз. Әти-әниләр февраль аенда ешрак сирәк исемнәр сайладылар һәм балаларына Леонэль, Эрик, Мухаммад, Доминик, Саид, Данелия, Айлин, Дильназ, Элиф, Каролина дигән исемнәр бирделәр.
Без һәр гаиләне ихлас күңелдән котлыйбыз һәм бәхет телибез!