Бәйрәм белән!

2016 елның 7 марты, дүшәмбе
Хөрмәтле  ханымнар һәм  туташлар!
Яз кояшы елмаеп карап, табигатьнең уяна башлаган мәлендә язның тәүге бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итәбез.
Хатын-кыз ул – тормыш бүләк итүче, Җир йөзендәге буыннар чылбырын дәвам итүче, гомумкешелек кыйммәтләрен саклап, буыннан-буынга тапшыручы изге зат. Әниләребезнең бер җылы сүзе безнең күңелләребезне күтәрә, бер җылы карашы барлык авырлыкларны юып алгандай юкка чыгара. Хатын-кызлар – гаилә учагын сүндерми саклап тотучылар. Балаларына мәрхәмәтле, шәфкатьле әни, ә ирләренә ягымлы хатын да алар. 
Баулы районында хатын-кызлар барлык диярлек тармакларда көч куялар, җаваплы вазифаларны билиләр, үз хезмәтләрен намус белән, тырышып башкаралар. 
Хөрмәтле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезнең барыгызны бүгенге ямьле бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм! Ихлас күңелемнән сезгә тазалык-саулык, ак бәхетләр, язгы кояштай ягымлылык, сөйкемлелек, күңелләрегезгә яз җилләредәй җылылык, мәрхәмәтлелек, сабырлык, гаиләләрегезгә тынычлык, эшләрегездә зур уңышлар, барлык хыял-теләкләрегезнең тормышка ашуын теләп калам.
 

 


Рамил ГАТИЯТУЛЛИН, Баулы муниципаль районы башлыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International