Начар метеорологик күренешләр: 2 ноябрьдә Татарстан территориясендә секундына 15-17 метрлы җил, кар явуы, бозлавык көтелә.
2019 елның 1 ноябреннән «Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында № 286 ФЗ үзгәрешләренең берсе үз көченә керә.
2019 елда 2018 ел өчен транспорт, җир салымы һәм физик затлар милкенә салымны 2 декабрьгә кадәр түләргә кирәк (1 декабрь ял көненә туры килә). Вакытында түләмәгән очракта пенялар исәпләнәчәк.
Бүген 2нче мәктәптә «Зур этнографик диктант» халыкара акциясе узды. Анда безнең районнан 71 кеше катнашты.
Кичә Әлмәттә күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм Татарстан Республикасының этномәдәни компонентлы мәктәпләре укучылары фестиваленең зона этабы узды. Баулы районын Покровский Урустамак авылы мәдәният йорты каршында оештырылган «Инвожо» фольклор төркеме (җитәкчесе Наталья Зәйдуллина) тәкъдим итте.
Бүген Баулы муниципаль районы Советының утырышлар залында район башлыгы Рамил Гатиятуллин җитәкчелегендә ТАССРның 100 еллыгын һәм Баулы районының 90 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комитетының беренче утырышы узды. Оештыру комитеты составына район җитәкчелеге, сәнәгать предприятиеләре, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре керде.
Сайтта, конкурслардан тыш, үз грантыңны тәкъдим итәргә мөмкин.
Баулы халкын һәм шәһәр кунакларын Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм концертына чакыралар.
Иртәгә, 1 ноябрьдә, Россиянең барлык субъектларында һәм чит илләрдә «Зур этнографик диктант» халыкара акциясе узачак. Диктантны баулылар да язачак.
Начар метеорологик күренешләр: 1 ноябрьдә Татарстанда урыны белән юлларда бозлавык.