Көзге каникулларның беренче көнендә «Яшьләр дөньясы» күп профильле яшьләр үзәге белгечләре 5нче мәктәптә булдылар. Актлар залында башлангыч сыйныф укучылары өчен "Бердәмлектә безнең көч" дип исемләнгән әңгәмә үтте.
2 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә 12:00 дән 15:00 гә кадәр «Җитәкчеләр өчен эшлекле төшке аш – 174нче номерлы тренинг» булачак. Анда сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре чакырыла.
Баулыларны һәм шәһәребез кунакларын 2 ноябрьдә Агросәнәгать паркында узачак бәйрәм ярминкәсенә чакыралар.
Начар метеорологик күренешләр: 31 октябрьдә урыны белән көтелә: төнлә көньяк-көнбатыш районнарда юеш кар; иртән һәм көндез республиканың аерым районнарында буран; тәүлек дәвамында юлларда бозлавык.
22 - 23 ноябрьдә “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә, Татарстан Республикасы АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсын үткәрә.
31 октябрьдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасы экспертлары Яңа Гасыр телеканалында"Исәнмесез!" тапшыруында катнашачак.
Баулы агрокөллиятендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган интеллектуаль-күңел ачу уены узды.
Ел саен ноябрьнең икенче атнасы, 2019 елда - 11-15 ноябрьдә, Бөтендөнья сыйфат атнасы билгеләп үтелә, ә 2019 елда ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесе - 14 ноябрь - Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан танылган халыкара бәйрәм - сыйфат көне буларак билгеләп үтеләчәк.
28 октябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе Советы һәм Президиумының киңәйтелгән утырышы булды.
"Яшьләр дөньясы" күппрофильле яшьләр үзәгендә "Без киләчәк яклы" иреклеләр хәрәкәте активистлары белән наркотикларга каршы тору темасына профилактик чара узды.