Сайтта, конкурслардан тыш, үз грантыңны тәкъдим итәргә мөмкин.
Татарстанда Россиянең барлык төбәкләре бәйгеләре һәм грантлары буенча мәгълүмат җыю өчен бердәм мәгълүмат системасы сынау режимында эшли башлый, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы.
"Портал бер тәрәзә режимында конкурслар һәм грантлар турында мәгълүмат эзләүдә ярдәм итү өчен булдырылган. Кирәкле конкурсларны эзләүдән тыш, үз грантыңны яки конкурсыңны тәкъдим итәргә һәм бастырып чыгарырга мөмкин», – диелә министрлык хәбәрендә.
Порталда шулай ук тематик юлламага да язылырга мөмкин. Моннан тыш, консультация алу өчен гариза бирү оештырылган.