Баулыда "Зур этнографик диктант" дип язачаклар

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Иртәгә, 1 ноябрьдә, Россиянең барлык субъектларында һәм чит илләрдә «Зур этнографик диктант» халыкара акциясе узачак. Диктантны баулылар да язачак.

Акция Халыклар бердәмлеге көненә багышланган. Россиядә масштаблы акция инде дүртенче ел рәттән үткәрелә. Диктантта рус телен белүче һәркем катнаша ала. Яшь буенча чикләүләр юк.

Диктант халыкның этнографик грамоталылыгын, аларның Россиядә яшәүче халыклар турындагы белемнәрен бәяләргә мөмкинлек бирәчәк. 

Диктант биремнәре 30 сораудан торачак: 20 сорау – барлык регион өчен уртак һәм 10 һәр субъект өчен уникаль. Диктант язу өчен катнашучыларга 45 минут вакыт бирелә. Барлык биремнәрне үтәү өчен максималь баллар суммасы - 100.

Биремнәргә дөрес җаваплар www.miretno.ru сайтында басылып чыгачак.

Баулыда диктант сәгать 11 дә 2нче мәктәптә узачак, аны 70 тән артык кеше язачак.

"Зур этнографик диктант" халыкара агарту акциясе турында тулырак мәгълүматны түбәндәге сайтта белергә була: www.miretno.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International