"Водоканал" МКП 20 гыйнварда, 08.00 сәгатьтән эшләр тәмамланганчыга кадәр, Тынычлык урамы буенча өзеклекне бетерү сәбәпле, шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендә (Кулацкий) салкын су белән тәэмин итүне вакытлыча чикләү турында хәбәр итә.
Бүген, 19 гыйнвар көнне, Баулы районы әтиләр советы кубогына пневматик биатлон буенча ярышлар узды. 20гә якын чаңгычы чаңгы һәм ату ярышларында көч сынашты.
Бүген, 19 гыйнварда, ярышлар булмаячак. Бу һава торышы белән бәйле.
Бүген Баулы муниципаль районында муниципаль мәгариф идарәсе органнарының милли мәгариф өчен җаваплы методистлары, белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм туган тел (татар теле) һәм әдәбият укытучылары өчен зона семинар-киңәшмәсе узды.
Бүген Баулы районының тагын бер яшьтәше - Измайлово авылында яшәүче хезмәт ветераны Зинаида Батыршина җитәкчеләрдән котлаулар кабул итте.
Бозлы суда коену көзән җыеруга, тромблар барлыкка килүгә, шулай ук йөрәк туктауга китерергә мөмкин. Шуңа күрә бик сак булырга кирәк.
Татарстан Республикасы территориясендә 18 гыйнварда урыны белән бозлавык, юлларда көчле бозлавык, төнлә һәм иртән томан.
19 гыйнварда православие динендәгеләр Хач ману бәйрәмен каршы алачак. Бу көнне барлык гыйбадәтханәләрдә дә изге литургиядән соң суны изгеләндерәчәкләр.
Баулыларны һәм шәһәребез кунакларын 18 гыйнварда Агросәнәгать паркында (Баулы шәһәре, Сәнәгать урамы, 14а) узачак ярминкәгә чакыралар.
19 гыйнварда православие христианнары 12 төп чиркәү бәйрәмнәренең берсе - Хач ману, яки Богоявление бәйрәмен билгеләп үтәчәк.