Роспотребнадзорда Крещение коенулары кемгә зарарлы булуын сөйләделәр

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Әйтик, галимнәр балаларга, авырлы хатын-кызларга, олы яшьтәге кешеләргә бозлы суда коенудан тыелырга киңәш итә. Моннан тыш, йөрәк-кан тамырлары системасы, үзәк һәм периферия нерв системасы, сулыш юллары, сидек системасы, эндокрин системасы белән бәйле авырулар булган кешеләр өчен дә куркыныч.

Ведомство хәбәрендә бозлы суда коену көзән җыеру, тромблар барлыкка килү һәм хәтта йөрәк туктауга сәбәп булырга мөмкин, диелә.

Коенуларда катнашучыларга берничә киңәш тә бар. Су керер алдыннан, һичшиксез, кан басымын үлчәргә һәм аның нормада булуына инанырга кирәк. Коры сөлге белән тәнне ышку зарур. Бу тирене җылытырга ярдәм итәчәк.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре баш белән чумарга да киңәш итми. Бу баш мие кан тамырлары тараюга китерергә мөмкин, бу, үз чиратында, аң югалтуга китерә, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International