Татарстанда Хач ману коену урыннары контрольдә

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

19 гыйнварда православие динендәгеләр Хач ману бәйрәмен каршы алачак. Бу көнне барлык гыйбадәтханәләрдә дә изге литургиядән соң суны изгеләндерәчәкләр. 

Купель кисәр алдыннан ГИМС инспекторлары (кече көймәләр буенча дәүләт инспекциясе) сулыкларда боз калынлыгын үлчи. Крещение коенулары вакытында кешеләрнең иминлеге өчен боз калынлыгы 25 сантиметрдан да ким булмаска тиеш. Боз катламының тиешле калынлыгы булганда гына ГИМС хезмәткәрләре купельләрне кисәргә һәм төзекләндерергә рөхсәт бирә.

ГИМС Үзәгенең Казан инспекторлык бүлеге җитәкчесе Марат Ганиев сүзләренә караганда, быел Татарстанда барлыгы 121 купель оештырылачак, шуларның 81-е ачык сулыкларда.

Боз мониторингы көн саен үткәреләчәк һәм ахыргы нәтиҗәләр шимбә көнне, 18 гыйнварда хәбәр ителәчәк, дип хәбәр итә "Татар-информ"МА.

Фото: Салават Камалетдинов/Татар-информ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International