Баулы әтиләр советы биатлонда җиңүчеләрне бүләкләде

2020 елның 19 гыйнвары, якшәмбе

Бүген, 19 гыйнвар көнне, Баулы районы әтиләр советы кубогына пневматик биатлон буенча ярышлар узды. 20гә якын чаңгычы чаңгы һәм ату ярышларында көч сынашты.

Мондый ярышлар Баулыда икенче тапкыр үткәрелә. Чаңгы ярышларын оештыручы Руслан Хәмитов сүзләренә караганда, быел аларда гүзәл затлар да катнашкан.
Хатын - кызлар арасында беренче урынны Ирина Фомина, икенче урынны Гөлнара Мәҗитова, өченче урынны Ләйсән Садретдинова алды.
Ир-атлар арасында икенче ел рәттән Николай Евсеев җиңүче булды.
Көмеш медальне Алмаз Хәбибуллин, ә бронза медальне Ильяс Садретдинов алды.

Фото: соц.Instagram сеть elvira_mynavirovna челтәре

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International