19 гыйнварда Баулыда Хач ману йоласы үтәчәк

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Хөрмәтле баулылар!

Хач ману 19 гыйнварга каршы төндә һәм 19 гыйнвар көне дәвамында руханилар тарафыннан изгеләндерелгән махсус купельләрдә барачак.

"Баулы шәһәре" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты сезне 18 гыйнвар көнне кичке җидедән 19 гыйнварның иртәнге җидесенә кадәр "Ак Чишмә" чишмәсендә христиан бәйрәме уңаеннан барлык хезмәтләрнең кизү торачагы турында хәбәр итә. Чишмә территориясендә җылыну һәм киенү өчен  палаткалар урнаштырылачак. Шулай ук кайнар чәй һәм камыр ризыклары да сатылачак.

Серафим Саровский храмы настоятеле Владислав Паняев сүзләренчә, Баулыда суны изгеләндерү 19 сәгатьтә Первомайская урамы буенча урнашкан «Ак Чишмә» чишмәсендә (гыйбадәт йорты янында) узачак. Шунда ук теләүчеләр махсус җиһазландырылган купельгә чума алачаклар.

Бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен, район җитәкчелеге халыкны алкоголь кулланмаска һәм балаларны караучысыз калдырмаска чакыра.

Фото: "Баулы-информ" МА"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International