Баулы районы яшьтәше Зинаида Батыршина юбилеен билгеләп үтә

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Зинаида Николаевнаны 90 яшьлек юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина котлады, аңа Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды.

Ветеранның гомуми хезмәт стажы 36 елдан артык. Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен бүләкләргә ия.

Зинаида Николаевна бүгенге көндә сеңлесе Ольга белән бергә яши. 

Зинаида Николаевнаны юбилее белән «Николашкино» хуҗалыгы җитәкчесе Гөлнара Сәмикова һәм Новозареченск авыл җирлеге башлыгы Светлана Багижева да котладылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International