Баулы районында педагогларның республика семинары узды

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Бүген Баулы муниципаль районында муниципаль мәгариф идарәсе органнарының милли мәгариф өчен җаваплы методистлары, белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм туган тел (татар теле) һәм әдәбият укытучылары өчен зона семинар-киңәшмәсе узды.

Анда Татарстанның көньяк-көнчыгышы районнары вәкилләре катнашты.

Тантаналы ачылыш 7нче мәктәптә узды. Биредә мәктәпләр көче белән районыбызның күренекле кешеләре турында күргәзмә оештырылды.

Аннан соң кунаклар 4 мәйданчыкта: 7нче мәктәптә, гимназиядә, Кызылъяр һәм Исергәп мәктәпләрендә ачык дәресләр һәм мастер-класслар карадылар. 

Семинарның пленар утырышында районның алдынгы педагогларын бүләкләү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International