ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эш башлаучы фермерларга ярдәм итү өчен грантлар бирүгә мөрәҗәгать итүчеләрне сайлап алу конкурсына документлар кабул итү турында игълан итә. Грантның максималь суммасы 5 млн сум булачак. Төп таләп - крестьян (фермер) хуҗалыгы оешуга 2 елдан артык булмаска тиеш.


21
апрель, 2020 ел
сишәмбе

ГТО нормативларын үтәгән укучыларга значёклар Баулыга кайтты. Аларны үз-үзеңне изоляцияләү чоры тәмамланганнан соң тапшырачаклар.

Баулы үзәгендә нигә газонны боздылар һәм чыршыларны төпләп аттылар, дип кызыксына кешеләр.

Яңа үсентеләр урман фондларында, Татарстан шәһәрләре һәм авыллары парклар һәм скверларында, аллеяларда утыртылачак.

Теләге булган һәр кеше #БессмертныйполкОнлайн #БессмертныйполкТатарстан хештегы белән пост куеп, онлайн-акциягә кушыла ала.

Баулы Укучылар йорты 6нчы сыйныф укучылары өчен "Сугыш чакрамнары" дигән район дистанцион викторинаны башлап җибәрә.

Коронавирус белән авыручыларны вирустан сәламәтләнгән пациентларның плазмасы белән дәвалау методы Кытайда нәтиҗәле дип табылды.

Үз-үзеңне изоляцияләү чорында интернет-хезмәтләргә ихтыяҗ артты, аларны дистанцион рәвештә алырга мөмкин. Моннан Росреестр һәм Федераль кадастр палатасы сайтларын кабатлаучы "игезәк" сайтлар файдалана. Алар Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) мәгълүмат бирү буенча онлайн-хезмәтләр тәкъдим итәләр. Әмма чынлыкта бу хезмәтләр еш кына мошенник булып чыга.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлап җибәргән #МыНаРаботеДляВас#БезЭшлибез флэшмобына кушылучылар артканнан-арта бара.

Дөньяда котырган пандемиягә дә карамастан, Татарстан аграрийлары бүген кырларда. Уңыш язмышы һәм республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итү алар кулында. Бернигә карамастан, Татарстанда язгы кыр эшләре ашыгыч темплар белән бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International