Баулылар ГТО билгеләрен үз-үзеңне изоляцияләү режимы тәмамланганнан соң алачаклар

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

ГТО нормативларын үтәгән укучыларга значёклар Казанга килгән. Аларны үз-үзеңне изоляцияләү чоры тәмамланганнан соң тапшырачаклар.

Баулы районының тестлау үзәгенә укучыларның ата-аналарыннан, укучыларның үзләреннән шалтыратулар килә башлады. Шуңа бәйле рәвештә, Баулы районында ГТО администраторы Виктория Алексеева барлык баулыларны тынычландырырга ашыга һәм Казанга барлык билгеләр килгән, аларны үз-үзеңне изоляцияләү чоры тәмамланганнан соң бирәчәкләр, дип хәбәр итә.

Аның сүзләренә караганда, 2020 елның беренче кварталында ГТО нормаларын үтәүдә алты яшьтән алып 70 яшькә кадәр һәм аннан да өлкәнрәк 300дән артык кеше катнашкан. Ә 2018-2019 елларда - 2554 баулылы, шулардан ГТО билгеләрен 1548 кеше алган. Баулы ГТО нормаларын үтәү буенча районнар рейтингында 29 урында тора.

Автор: Ләйсән Галимова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International