Баулының алтынчы сыйныф укучыларын дистанцион викторинада катнашырга чакыралар

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Баулы Укучылар йорты 6нчы сыйныф укучылары өчен "Сугыш чакрамнары" дигән район дистанцион викторинаны башлап җибәрә.

Викторина өч этапта үтәчәк. Беренче этап 20 апрельгә 12.00 сәгатькә планлаштырылган, бу көнне edu.tatar.ru Укучылар йорты битендә яңалыклар блогында биремнәр урнаштырылачак. 

Икенче этапта (20-23 апрельдә) викторинада катнашучыларның җавапларын теркәү узачак.
Жюри эшләрне бәяләгәннән соң, 25-28 апрельдә өченче этапта викторинага нәтиҗәләр ясалачак.
Нәтиҗәләр ясаганда, жюри җавапларның тизлеген һәм төгәллеген исәпкә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International