Татарстанда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә 500 мең агач утыртылачак

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Яңа үсентеләр урман фондларында, Татарстан шәһәрләре һәм авыллары парклар һәм скверларында, аллеяларда утыртылачак.

Татарстан Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 381,9 мең татарстанлыларга хөрмәтенә 483 меңнән артык агач утыртачак, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.

Шулай итеп, урманчылар Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә дә кушылачак. Татарстанда бу акция 25 апрельдән башлана.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, Татарстанда барлыкка килгән санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, агач утырту республиканың урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре көче белән оештырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International