Баулының төп мәйданында ремонт эшләре халыкта сораулар тудырган

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Пенсионер Гөлчәчәк Нуретдинова "Баулы-информ"га нигә шәһәр үзәгендә газонны бозуларны һәм чыршыларны казып алуларын ачыклауны сорап мөрәҗәгать итте.

«Газонны боздалар, чыршыларны казып алдылар, аннары теләсә ничек күмеп куйдылар да эш бетте. Үзәк мәйдан янындагы урын инде берничә атна шундый ямьсез килеш тора. Бәлки, монда нәрсәдер төзергә җыеналардыр", - дип язаган «Баулы-информ» редакциясенә пенсионер Гөлчәчәк Нуретдинова. .

Бу сорау белән "Баулы-информ" Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гозәеровка мөрәҗәгать иткән. Ул биредә бернинди дә сәүдә объекты төзелмәячәге, ә «Водоканал» предприятиесе хезмәткәрләре тарафыннан торбаүткәргечне ремонтлау эшләре барылуын хәбәр иткән. 

Автор: Айгөл Габдрәфикова.

Автор фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International