Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы республика халкын "игезәк" сайтлары хезмәтләреннән файдаланмаска һәм алар турында хәбәр итәргә чакыра

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Үз-үзеңне изоляцияләү чорында интернет-хезмәтләргә ихтыяҗ артты, аларны дистанцион рәвештә алырга мөмкин. Моннан Росреестр һәм Федераль кадастр палатасы сайтларын кабатлаучы "игезәк" сайтлар файдалана. Алар Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) мәгълүмат бирү буенча онлайн-хезмәтләр тәкъдим итәләр. Әмма чынлыкта бу хезмәтләр еш кына мошенник булып чыга.

Бары тик rosreestr.ru и kadastr.ru сайтлары  Росреестр һәм Кадастр палатасының рәсми сайтлары булып тора һәм бары тик шушы сайтларда гына күчемсез милек турында дөрес һәм актуаль мәгълүмат алырга мөмкин. Әлеге дәүләт структураларының вәкаләтле вәкилләре һәм арадашчылары юк. 

Гражданнар "игезәк" сайтларга заказ бирә торган белешмәләрнең күчермәләре, беренчедән, рәсми түгел, икенчедән, дөрес түгел. Мондый сайтларга мөрәҗәгать иткән һәм «хезмәт» өчен түләгән кешеләр (күпчелек очракта – аның өчен арттырып түләгән), нәтиҗәдә, йә кирәкле мәгълүматны бөтенләй алмыйлар, йә аларга ялган белешмәләр җибәрелә. 

Игътибар! Игезәк сайтларга мөрәҗәгать иткән, нәтиҗәдә акча югалткан булсагыз, бу хакта Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Инстаграмдагы рәсми битендә директка (www.instagram.com/rosreestr_tatarstana/) яки электрон почта аша (press@rosreestr.org ) хәбәр итүегезне сорыйбыз,  "игезәк" сайтларга сылтама күрсәтелүе мәслихәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International