Табиблар Covid-19дан дәваланган татарстанлыларны плазма тапшырырга чакыра

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Республика кан үзәге табиблары коронавирустан сәламәтләнгән Татарстан халкын, вирус йоктырганнарны дәвалау өчен, плазма тапшыруларын сорый. Алар Covid-19 белән көрәштә плазманың ярдәменә ышана.

«Коронавирус белән авыручыларны дәвалауның мондый алымы Кытайда үзен бик яхшы яктан күрсәтте. Бу алым нәтиҗәле дип танылды, шуннан соң Кытай табиблары аны Европага тәкъдим итә башлады», — дип сөйләде Республика кан үзәгенең оештыру-методик бүлеге табибы Елена Төхвәтуллина.

Сәламәтлегендә тайпылышлары булмаган 18 яшьтән өлкәнрәк татарстанлылар плазма доноры була ала.

«Коронавирус белән авырган донор плазма тапшырганнан соң, канны вируслардан азат итәчәкләр. Шул ук вакытта авыруларны дәвалау өчен кирәкле антитәнчекләр плазмада калачак», — дип аңлатты табиб.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International