“Безнең ишегалды” республика программасы: баулыларны анкеталаштыруда катнашырга чакыралар

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Бүген Баулыда, ишегалларын төзекләндерү белән бәйле сорауларга карата халык фикерен ачыклау өчен, шәһәрлеләргә анкеталар өләшү башланды.

Бу җәйдә Татарстан Республикасы Президенты Татарстан шәһәрләре һәм район үзәкләре ишегалларын төзекләндерү программасы булдыру инициативасы белән чыкты. Сүз күп фатирлы йортларда яшәүчеләр өчен уңайлы шартлар булдыру турында бара. Программа 3 елга исәпләнгән. Бу вакыт эчендә 9 300 ишегалды территориясен тәртипкә китерү планлаштырыла.

Якын көннәрдә волонтерлар шәһәрнең барлык күп фатирлы йортларын йөреп чыгачак һәм баулыларга анкеталар өләшәчәк. Аларны тутырырга һәм якшәмбе көнне, 8 сентябрьдә, анкета бланкында күрсәтелгән анкеталау пунктына китерергә кирәк. Анкеталарны шулай ук анкеталаштыру үткәрү пунктында да алырга һәм тутырырга мөмкин булачак.

Барлык баулыларны анкеталаштыруда актив катнашырга чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International