Баулы балалары “Куркынычсыз тәгәрмәч” республика бәйгесендә катнаша

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Баулы командасы составында район һәм шәһәр этапларында җиңгән 9-11 яшьлек укучылар.

Яшь хәрәкәт инспекторларының Яр Чаллыда башланган «Куркынычсыз тәгәрмәч» 25нче республика конкурсында барлыгы 228 укучы катнаша.

«Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесендә катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен кем яхшырак белүен, беренче ярдәм күрсәтә алуын һәм реаль юл шартларында велосипед белән идарә итә белүен ачыклыйлар. Ярышларда шәхси һәм команда зачеты исәпкә алыначак. Шулай ук укучылар юлда үз-үзеңне тоту нигезләрен белүгә имтихан тапшырачак һәм жюри хөкеменә агитация чыгышларын тәкъдим итәчәк.

Баулы районының яшь хәрәкәт инспекторлары отрядында - Егор Макаров, Софья Зиновьева, Динара Мутдинов, Вилена Дмитрук.

Фото: ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International