Татарстан Росреестры "ТНВ" телеканалында законнардагы мөһим үзгәрешләр турында аңлатма бирәчәк

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

5 сентябрьдә ТНВ телеканалында чыгучы «Манзара»  программасында Татарстан Росреестры вәкиле катнашачак.

Әлеге программа кысаларында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең документларны эшкәртү бүлеге башлыгы Алмаз Арысланов телевизор караучыларга яңартылган дача амнистиясенең нинди объектларга кагылуын һәм күчемсез милекне электрон рәвештә теркәгәнче нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатачак.

«Манзара» программасы иртәнге 6да башлана. Программаның кабатлавын 16.10 сәгатьтә «ТНВ-Планета» спутник телевизион каналында карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International