Татарстан Росреестрында Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булды

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Утырыш кысаларында Иҗтимагый совет әгъзаларына хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә куюны туктату очракларын киметү буенча максатчан күрсәткечләргә ирешү турында хәбәр ителде. Шулай ук гариза бирүчеләр белән электрон элемтә каналларын кулланып хезмәттәшлек мәсьәләләре яктыртылды.

2014 елдан Татарстан Росреестры Россия Федерациясе субъектлары өчен билгеләнгән күчемсез милек өлкәсендә Милли рейтинг күрсәткечләренә ирешүдә актив катнаша. Идарә тарафыннан әлеге юнәлештә алып барылган масштаблы эш нәтиҗәсендә хокукны теркәү вакытын 11 көннән 5 көнгә кадәр, бер гариза буенча мөрәҗәгатьләрнең уртача санын 4тән 2гә кадәр киметергә, мөрәҗәгать итүче - юридик затлар тарафыннан күрсәтелгән дәүләт хезмәтенә субъектив бәяне 3,5 көннән 4,8 гә кадәр күтәрергә мөмкинлек бирде.

Татарстан Росреестрында, дәүләт регистраторлары тарафыннан нигезсез карарлар кабул итүне булдырмау максатларында, туктатып тору турында кабул ителә торган карарларга көн саен анализ ясала. Шул ук вакытта Идарәдә туктатуларның сәбәпләре турында мәгълүмат җыю автоматлаштырылган ысул белән гамәлгә ашырыла. Моннан тыш, идарәдә ай саен КФҮ хезмәткәрләре тарафыннан документлар кабул итүне башкарганда җибәрелгән хаталар турындагы мәгълүмат җыела, анализлана.

Татарстан Росреестры элеккечә үк ведомствоара электрон хезмәттәшлек мәсьәләләренә игътибар бирә. Идарә җирле үзидарә органнарының һәм дәүләт хакимияте органнарының вазыйфаи затларын Росреестрның электрон сервислары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча даими нигездә укыту үткәрә.

ММЧ өчен контактлар

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

+8 843 255 25 10

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International