Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы “Игелекле эшләр көне” фондына килүчеләргә консультацияләр бирде

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм ТР Кадастр палатасы вәкилләре “Игелекле эшләр көне” хәйрия фондына ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче гражданнар өчен беренче тапкыр консультация үткәрделәр.

Хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә алу мәсьәләләре буенча түләүсез юридик ярдәм сорап ике сәгать эчендә 10 кеше мөрәҗәгать итте.

Әлеге хезмәткә ихтыяҗны исәпкә алып, Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды белән берлектә ай саен күчемсез милекне рәсмиләштерү буенча консультацияләр үткәрергә планлаштыра.

Чара Казан ш., Калинин ур., 3нче йорт адресы буенча («Хорошие руки» склады) узачак. Түләүсез юридик консультация алу өчен, алдан 236-65-61 телефоны буенча кабул итүгә язылырга кирәк.

Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы белгечләре консультациясенең төгәл көне һәм вакыты турында рәсми сайтларда (rosreestr.tatarstan.ru, kadastr.tatarstan.ru), социаль челтәрләрдә һәм инстаграмнарда өстәмә хәбәр итәчәкбез.

Шулай ук күчемсез милекне рәсмиләштерү белән бәйле барлык сораулар буенча консультацияне Росреестрның 8(800)100-34-34 бердәм тәүлек буе эшли торган телефон номеры буенча алырга мөмкин.

ММЧ өчен контактлар

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

+8 843 255 25 10

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International