Бүген, 12 октябрьдә, «Казан» агропаркында авыл хуҗалыгы продукциясе һәм сәнгать һөнәрчелеге эшләнмәләре ярминкәсе узды. Анда Татарстанның 43 районыннан, шул исәптән Баулыдан да көллият һәм техникум укучылары үз продукцияләрен тәкъдим итә.
Ярминкәдә шәһәр халкы арзан бәяләрдән продукциянең төрле ассортиментын сатып ала алды – камыр ризыклары, бөртекле ашлык, консервланган продукция, яшелчә һәм җиләк-җимеш, бал, сөт продукциясе, кул эшләре, йомырка һ. б.
Ярминкә иртәнге 7дән башланып, төшкә кадәр дәвам итте.
Баулы районы делегациясе аграр көллият һәм район мәктәпләре җитештергән продукцияне тәкъдим итте.