Баулылар «Йортыбыз – Татарстан» этномәдәни фестивалендә чыгыш ясадылар

2019 елның 11 октябре, җомга

Бүген, 11 октябрьдә, Лениногорскида «Йортыбыз – Татарстан» республика фестиваленең зона туры узды. Баулы районыннан дүрт иҗат коллективы чыгыш ясады.

Әлеге фестиваль ел саен Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген ныгыту, Татарстанның күп милләтле мәдәниятен саклап калу, үстерү һәм популярлаштыру максатларында үткәрелә.

Лениногорскида республиканың Баулы, Әлмәт, Чирмешән, Бөгелмә, Лениногорск районнарыннан фольклор коллективлары һәм аерым башкаручылар үз иҗатларын тәкъдим иттеләр. Алар Татарстанда яшәүче төрле халыкларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын күрсәттеләр.

Баулыдан район мәдәният йортының «Дуслык» бию коллективы (җитәкчесе Нурия Ризванова), Кызылъяр мәдәният йортының «Асылташ» хореография коллективы (Илсөяр Дәүләтшина), Покров-Урыстамак мәдәният йортының удмурт халык фольклор ансамбле (Наталья Зәйдуллина) һәм Кырымсарай авылы мәдәният йортының «Сударушка» рус халык фольклор ансамбле (Евгения Мигачева) уңышлы чыгыш ясадылар. Сайлап алу турының нәтиҗәләре киләсе атнада билгеле булачак. Иң яхшы номерлар 4 ноябрьдә Казанда Халыклар бердәмлеге көнендә узачак фестивальнең гала-концертында күрсәтеләчәк.

Фәридә Зыярова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International