14 октябрьдән Россиянең 21 төбәгендә федераль каналларның аналогик трансляциясе туктатылачак.
Заманча кабул итү җиһазлары турында алдан кайгырткан тамашачылар кимендә 20 цифрлы телеканалны кабул итә алачак. "Аналог" та берничә федераль канал, шулай ук региональ канал калачак.
Цифрлы эфир телевидениесенә тоташып, төбәк һәм муниципаль каналларны аналог форматта кабул итеп буламы?
Цифрлы эфир телевидениесе DVB-T2 цифрлы телевидение стандартындагы дефиметрлы диапазонында трансляцияләнә.
Региональ һәм муниципаль каналлар төрле районнарда бер метрлы һәм дециметрлы диапазоннарда трансляцияләнергә мөмкин. Ягъни "аналог"та да, "сан"да да. Аларны ничек кабул итәргә соң? Иң яхшысы барлык дулкыннарны кабул итүче антенна. Аның ярдәмендә сигналны берьюлы ике диапазонда кабул итәргә мөмкин .
Күп фатирлы йортлар өчен оптималь ысул - йорт түбәсендә коллектив антенна (СКПТ). Ул да бер үк вакытта метрлы һәм дециметрлы диапазоннар кабул итәргә сәләтле. Мондый уртак антеннаны тоташтыру өчен йорт идарәче компаниясенә яки хезмәт күрсәтүче антенна паркына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Хөрмәтле баулылылар, цифрлы телевидениене тоташтыруда проблемалар килеп туган очракта, 8 (85569) 6-07-14 телефоны буенча район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз.