Баулылар Идел буе федераль округы беренчелегеннән алтын һәм көмеш медальләр алып кайттылар

2019 елның 12 октябре, шимбә

10-13 октябрьдә Башкортстан Республикасының Кумертау шәһәрендә пауэрлифтинг буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм Беренчелеге уза. Анда баулылар да бик яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.

43 кг.га кадәр авырлыктагы яшүсмер кызлар арасында 67,5 кг нәтиҗә белән спорт мастерлыгына кандидат Светлана Петрова беренче урынны яулады. Ул яшүсмерләр арасында абсолют зачетта икенче булды.

 Аның энесе Андрей Петров 52,5 кг. нәтиҗәсе белән егетләр арасында 53 кг.га кадәр авырлык категориясендә икенче урынны алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International