Аналог тапшыруын өзүгә 3 көн калды

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

14 октябрьдән Татарстан Республикасында федераль каналларның аналоглы трансляциясе туктатылачак.

Аналог ешлыгында телеканаллар өзелеп торганнан соң, бер атна дәвамында тамашачылар төбәкнең цифрлы телевидениегә күчүе турында мәгълүмат ролигын күрәчәк. Цифрлы мультиплекслар составына кермәгән региональ телеканаллар һәм телеканаллар аналог тапшыруларын дәвам итәчәк.

Өйдә нинди телевидение булуын ачыклагыз һәм өзүгә әзерләнегез. Моның өчен телевизор экранына игътибар белән карарга кирәк. Әгәр федераль канал логотибы белән янәшә сез "А" хәрефен күрсәгез, телевизорда 20 яки аннан да кимрәк канал булса һәм «Карусель» каналы юк икән, телевизорны цифрлы ТВга көйләгез яки цифрлы җиһазлар – DVB-T2 стандартлы телевизор яки иске телевизорга өстәп DVB-Т2 приставкасы сатып алыгыз. РТРС СМОТРИЦИФРУ.РФ сайтында телевизор параметрларының цифрлы стандартка туры килүен тикшерү мөмкинлеге бар.
Үз антеннагызын тикшерегез. Цифрлы эфир телевидениесен кабул итү өчен дециметрлы яки барлык дулкыннарны кабул итүче антенна кирәк. 

Әгәр дә сез цифрлы белән беррәттән «аналог»ны да кабул итәргә теләсәгез, сигналларны берьюлы ике диапазонда: метр һәм дециметрда кабул итә ала торган антенна кирәк.

«Цифра»ны тоташтыру мәсьәләләре буенча 8-800-222-8-716 региональ кайнар линиягә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Россия буенча шалтырату бушлай.

Хөрмәтле баулылылар, цифрлы телевидениене тоташтыруда проблемалар килеп туган очракта, 8 (85569) 6-07-14 телефоны буенча район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International