Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Росреестрның территориаль органнары арасында массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлек итү нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны алды.
Бу хакта Росреестрның бөтен ил буенча территориаль органнарының матбугат хезмәтләре киңәшмәсендә хәбәр иттеләр.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе массакүләм мәгълүмат чараларында эшчәнлекне һәрьяклап һәм объектив яктыртуны стимуллаштыру максатларында журналистлар өчен конкурс үткәрә.
Катнашу һәм конкурс эшләре өчен гаризалар 1 ноябрьгә кадәр электрон почта аша кабул ителә press@rosreestr.org ("ММЧ конкурсы»тамгасы белән).
ММЧ өчен өстәмә мәгълүмат 8 (843) 255-25-10 телефоны буенча. Конкурс үткәрү турындагы Нигезләмә белән рәсми сайтта танышырга мөмкин rosreestr.tatarstan.ru «Матбугат хезмәте»бүлегендә.