Баулы районында «Демография» илкүләм проектының "Өлкән буын" проектын тормышка ашыру дәвам итә

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

"Демография" илкүләм проектының "Өлкән буын" программасы кысаларында сентябрь аеннан Баулы районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларга медицина тикшерүе башланды. 

Өлкәннәрне медицина учреждениесенә халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге автотранспортында илтәләр. Сентябрь аенда Фоминовка, Алексеевка, Измайлово, Удмурт Ташлысы, Поповка, Татар Кандызы, Хәнсевәр авылларыннан 311 кеше  тикшерелгән. Тикшерү барышында тар белгечләргә өстәмә тикшерүгә һәм консультациягә 41 кеше җибәрелгән, 6 пациент планлы стационар дәвалауга җибәрелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International