Баулы районында җинаятьчелек торышы анализы

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

Баулы районында җинаятьчелек торышына анализ җинаятьләр саны артуын күрсәтә.

Агымдагы елның 9 аенда районда  292 җинаять теркәлгән (2018 елның шул ук чорында 250 җинаять), үсеш 17% тәшкил иткән. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр категориясенә керә торган җинаятьләр саны да 17% ка арткан.

Агымдагы елда милеккә каршы җинаятьләр күбрәк теркәлгән, шул исәптән мошенниклык очраклары да, аларның саны 2 тапкырга арткан (22/ 48). Шуларның 33е кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәре ярдәмендә башкарылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International