Баулылы Татарстанның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе конкурсы призеры булды

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

Казанда балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре арасында «Татарстан Республикасының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» республика конкурсының йомгаклау этабы узды. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында конкурсның җиңүчеләре һәм лауреатлары игълан ителде.

«Милли гореф-гадәтләрдә тәрбия» номинациясендә мактаулы өченче урынны Баулы районының «Яшьләр дөньясы» күппрофильле яшьләр үзәгенең методик бүлек мөдире Оксана Иванов яулады. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International