Баулы Волонтерлары "Җиңү волонтерлары - #75АДЫМ" белем бирү форумында катнашалар

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

Кичә Казанда «Җиңү волонтерлары — #75АДЫМ» йомгаклау белем бирү форумы ачылды. Сменага Татарстанның барлык районнарыннан, шул исәптән Баулы муниципаль районыннан да, 16 яшьтән 30 яшькә кадәрге 130 яшь кеше килгән иде.

Белем бирү форумында «Җиңү волонтерлары» хәрәкәтенең Баулы активистлары: Азалия Әбҗәлетдинова, Илсаф Илгизәров, Алмаз Халиков, шулай ук Баулы районының «Җиңү Волонтерлары» хәрәкәте җитәкчесе Артур Гәрәев катнаша.

Форумның төп максаты - яшьләрне гражданлык-патриотик рухта тәрбияләү, патриотик юнәлештәге чаралар уздыру технологияләренә, тарихи мирасны саклау һәм популярлаштыру эшенә яшьләрне җәлеп итү технологияләренә өйрәтү, «Җиңү Волонтерлары» хәрәкәте район бүлекчәләренең координаторларын һәм активистларын үз муниципаль районнарында хәрәкәт планын тормышка ашыруга әзерләү.

Форум кысаларында гражданлык патриотик тәрбия бирү мәйданчыклары, патриотик акцияләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм патриотик оешмалар әгъзалары белән очрашулар, «Җиңү волонтерлары» хәрәкәтенең еллык планын эшләү, тренинглар һәм мастер-класслар, спорт чаралары, конкурслар үткәрү планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International