ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Начар метеорологик күренешләр: Татарстанда 28 октябрьдә төнлә, көндез  көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр, иртән һәм көндез 19-24 метрга кадәр булуы көтелә.

Җиләк-җимеш, яшелчә продукциясенең сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре һәм яраклылык вакыты буенча кайнар линия 6 ноябрьгә кадәр эшләячәк. 


26
октябрь, 2019 ел
шимбә

Начар метеорологик күренешләр: 27 октябрьдә төнлә һәм көндез Татарстанда көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.

Бүген 1нче спорт мәктәбендә «Алойл» ЯАҖ III Спартакиадасы кысаларында шахмат буенча шәхси-команда ярышлары узды.

Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында "Татнефть-Кабель" ҖЧҖнең 25 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.


25
октябрь, 2019 ел
җомга

Бүген Исергәп авылы мәктәбендә сәләтле педагог, халык мәгарифе отличнигы, күп еллар авыл мәктәбе директоры булып эшләгән һәм авыл тарихында якты эз калдырган Галия Галимованы искә алу кичәсе узды.

Начар метеорологик күренешләр: 26 октябрьдә Татарстанда төнлә һәм иртән томан, көчле җил көтелә.

Казанда, «Корпоратив университет» проектын тормышка ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы яшьләр үзәкләре җитәкчеләре һәм җитәкчеләре урынбасарлары өчен «Өченче урын» дип аталган белем бирү семинары үткәрелә.

Татарстан Республикасында 4 ноябрьдә «Гаилә архивын тапшыр» конкурсы старт ала. Анда барлык татарстанлылар катнаша ала. 

"Ватан" яшьләр клубының концерт залында Баулы районы муниципаль гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында "Дан минуты - 2019" дигән VII иҗади конкурсның сайлап алу туры узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International