ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү алдыннан «Яшьләр дөньясы» күппрофильле яшьләр үзәге белгечләре 3нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары өчен «Бердәмлектә безнең көч» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр.

8 ноябрь көнне Баулының 3нче мәктәбе актлар залында Татарстан Республикасы яшь гражданнарының икенче муниципаль форумы узачак.


29
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

31 октябрьдә гаиләдәге низагларны һәм көнкүрештәге конфликтларны профилактикалау мәсьәләләре буенча  "кайнар линия" ачылачак.

Начар метеорологик күренешләр: якын көннәрдә, Россиянең Европа территориясенә төньяк атлантик циклоннар урнашу белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасында һава торышы сизелерлек начарланачак.

Бүген М. Җәлил исемендәге мәдәният йортында район авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Бәйрәм хөрмәтенә аларның күбесенә лаеклы бүләкләр тапшырылды. Авыл халкына иң яхшы номерларын Баулы һәм Ютазы районнарының иҗат коллективлары бүләк итте.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм итү һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» ДКУ белән берлектә, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү программасын гамәлгә ашыра.

2019 елның 11 ноябрендә Баулыда хезмәт һәм мәшгульлек мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк.


28
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татар Кандызы мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Адель Хәлиуллин шушы көннәрдә Сара Садыйкова исемендәге "Калфаклы сандугач" X төбәкара конкурс-фестивалендә катнашты.

Көзге каникул көннәрендә балаларны кызыклы программа көтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International