Баулыда "Дан минуты - 2019" конкурсының сайлап алу туры узды

2019 елның 25 октябре, җомга

"Ватан" яшьләр клубының концерт залында Баулы районы муниципаль гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында "Дан минуты - 2019" дигән VII иҗади конкурсның сайлап алу туры узды.

Сайлап алу туры «Вокал» (соло, ансамбль), «Музыкаль уен коралында уйнау» (соло), «Хореография» (соло, коллективлар), «Сәнгатьле уку» (соло, коллектив) һәм «Оригиналь жанр» номинацияләре буенча узды.   

"Ватан" яшьләр клубы сәхнәсендә 69 иҗади номер тәкъдим ителде.

Сайлап алу туры нәтиҗәләре «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Молодежка» төркемендә басылачак. "Дан минуты-2019" иҗади конкурсының Гала-концерты 15 ноябрьгә планлаштырыла. Чара "Ватан" яшьләр клубында узачак. Башлана 18: 00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International