Баулының "Татнефть-Кабель" предприятиесе 25 еллыгын билгеләп үтте

2019 елның 26 октябре, шимбә

Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында "Татнефть-Кабель"ҖЧҖнең 25 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

Бәйрәмнең тантаналы өлешендә предприятие коллективын истәлекле дата белән Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин котлады. Ул шулай ук бүләкләү тантанасында катнашты.

Предприятиенең оешу көне булып 1994 елның 13 апреле санала. Чирек гасыр эчендә «Татнефть – Кабель» ҖЧҖ данлы хезмәт юлы уза. Бүген "Система – Сервис" ИК составына керүче предприятие коллективында 129 хезмәткәр эшли, шуларның 50се – яшьләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International