Баулы районында искә алу кичәсе узды

2019 елның 25 октябре, җомга

Бүген Исергәп авылы мәктәбендә сәләтле педагог, халык мәгарифе отличнигы, күп еллар авыл мәктәбе директоры булып эшләгән һәм авыл тарихында якты эз калдырган Галия Галимованы искә алу кичәсе узды.

Галия Муллаян  кызын искә алырга аның хезмәттәшләре, дуслары, укучылары, якыннары җыелды. Кичәне Галия Галимованың авылдашы, элеккеге мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәзинә Шараева оештырды.

Һәр чыгыш Галия Галимовага зур хөрмәт һәм соклану хисләре белән сугарылган иде. Истәлекләре белән Галия апаның яшьлек дусты, анып белән бергә сугыштан соң авыр елларда Бәләбәй педагогия училищесында укыган Лениза Гафиятова, фикердәшләре, коллегалары Галимә Галимуллина, Наилә Зыярова, Нурия Гәбдрахимова, Светлана Гобәйдуллина, Зәрия Хәбипова, Рузилә Әбузарова, шулай ук авылдашлары Камил Шамсуаров, Наил Дәүләтов уртаклашты. Баулының элекке судьясы Мөхтәр Афзалов та үзенең җылы сүзләрен җиткерде, ул эшләгән вакытта Галия Галимова озак вакытлар присяжный утырышчы булган.

Алар барысы да Галия Муллаяновнаның төп сыйфатларын билгеләп үттеләр – намуслылык, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булу, үз идеалларына тугрылык, һәркемгә ихтирамлы, игелекле мөнәсәбәт, дөньяга киң караш. Ул үрнәк булырлык чын интеллигент иде.

Җавап сүзләре белән Галия апаның энесе Галимҗан Әхмәтҗанов, кызы Ландыш Гәбделова, килене Рәзимә Галимова чыгыш ясады. 

Чара табын тирәли дустанә аралашу белән дәвам итте. Бу кичә чын педагогка хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә күптәнге дуслар һәм хезмәттәшләр очрашуы өчен яхшы сәбәп тә булды.

Фәридә Зыярова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International