Баулылар яшьләр үзәкләре җитәкчеләре өчен республика семинарында катнашалар

2019 елның 25 октябре, җомга

Казанда, «Корпоратив университет» проектын тормышка ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы яшьләр үзәкләре җитәкчеләре һәм җитәкчеләре урынбасарлары өчен «Өченче урын» дип аталган белем бирү семинары үткәрелә.

Өч көнлек семинарда Баулы районының «Яшьләр дөньясы» күппрофильле яшьләр үзәге директоры Минзинә Сурова, шулай ук директор урынбасары Гүзәл Дәүләтбаева да катнаша.

Татарстан Республикасы яшьләр үзәкләренең максатчан аудиториясе үсеше – семинарның лекцияләре һәм программалары шуңа багышлана. Семинарда катнашучылар белән Мәскәүдән килгән экспертлар командасы эшләячәк.

Семинар барышында шулай ук Татарстан Республикасының яшьләр үзәкләре эшендә яңа форматлар һәм алымнар каралачак.

Белем бирү семинары Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан Мәскәү шәһәренең «Сколково» Фонды белән берлектә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International