Баулыларга "Гаилә архивын тапшыр" конкурсында катнашырга тәкъдим итәләр

2019 елның 25 октябре, җомга

Татарстан Республикасында 4 ноябрьдә «Гаилә архивын тапшыр» конкурсы старт ала. Анда барлык татарстанлылар катнаша ала. 

Конкурсны Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты оештыра.  Конкурс ике этапта үткәрелә:

- муниципаль - 2019 елның 4 ноябреннән 31 декабренә кадәр (муниципаль архивлар тарафыннан гаризалар кабул итү 2019 елның 27 декабрендә тәмамлана);

- республика - 2020 елның 1 маеннан 31 маена кадәр.

Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнә:

1 урын - 50 мең сум

2 урын - 30 мең сум

3 урын - 20 мең сум.

Конкурста җиңүче гаилә архивлары документларының төп нөсхәләре Татарстан Республикасы Архив фонды составына кертеләчәк һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ сакланышына куелачак. Бирелгән документларга авторлык хокуклары конкурста җиңүчедә кала.

Конкурс турында нигезләмә ТР Дәүләт архивы сайтында урнаштырылган

 http://arhiv.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2057818.pdf

 

Иллюстрация: Google галереясе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International