Баулыда Татарстан Республикасы яшь гражданнарының икенче муниципаль форумы узачак

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

8 ноябрь көнне Баулының 3нче мәктәбе актлар залында Татарстан Республикасы яшь гражданнарының Икенче муниципаль форумы узачак.

Форум иң актив балалар һәм яшүсмерләрне, шулай ук балалар иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләрен җыячак.

Форум балалар инициативаларын яклау, яшь гражданнарның иҗтимагый активлыгын үстерү, балалар оешмаларына ярдәм итү механизмын ныгыту һәм камилләштерүгә, җәмәгатьчелек һәм дәүләтнең игътибарын балалар һәм яшьләр проблемаларын чишүгә җәлеп итүгә юнәлтелгән.

Форум эше 10 секция буенча оештырылачак:

"Мәдәният һәм яшүсмерләрнең иҗади үсеше",  
"Сәламәт яшәү рәвеше, балалар спорты һәм туризм", 
"Эшмәкәрлектә беренче адымнар", 
"Балалар өчен массакүләм мәгълүмат чаралары", 
"Экологик тәрбия", 
"Патриотик тәрбия", 
"Балаларны һәм яшьләрне хокукый яклау", 
"Социаль яклау һәм волонтерлык эшчәнлеге", 
"Мәгариф һәм фән",
"Балалар хәрәкәтен үстерү" (мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен секция).

Форумда катнашучылар эш юнәлешләре буенча үз идеясен яки социаль проектын тәкъдим итә ала. Иң яхшы идеяләр һәм проектлар пленар утырышта тәкъдим ителәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International