Баулы районында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен бүләкләделәр

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Бүген М. Җәлил исемендәге мәдәният йортында район авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Бәйрәм хөрмәтенә аларның күбесенә лаеклы бүләкләр тапшырылды. Авыл халкына иң яхшы номерларын Баулы һәм Ютазы районнарының иҗат коллективлары бүләк итте.

Авыл хезмәтчәннәрен Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов, Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гозәеров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәрит Кыямов котладылар, алдынгыларга бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International